ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
“Балалар – ветераннарга” республика акциясе кысаларында шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучылары 15  ветеранны  котлады. Әлеге чара республикада Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза.
Сугышчы-интернационалист, Әфган җирләрендә һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә волейбол турниры быел икенче тапкыр уздырылды.
Бәйге яшь булса да, спорт сөючеләр арасында популярлык казана бара.
Узган атнада балалар сәнгать мәктәбенең София Хөснуллина җитәкчелегендәге “Елмаю” балалар вокаль ансамбле Әлмәт шәһәрендә “Рухият” фондының “Сандугач сайрар илем” конкурс-фестиваленнән II дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
Кичә, 19 мартта,  Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать осталары концерт бирде.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең районара оешмасының 5 кешелек командасы мәдәни-спорт фестиваленең төбәк турыннан сигез урын белән кайттылар. Шуларның икесе – I, икесе – II, дүртесе – III урыннар. Нурлатлылар фестивальдә 7 төрле конкурста чыгыш ясаган.
Кичә Казанда үткән “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең III конференциясенә Нурлат делегациясе дә барды. Делегатлар арасында район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, “Яңа гасыр”ның Нурлат территориаль бүлеге Советы рәисе Дамир Ишкинеев һәм “Яшь гвардия”нең Нурлат җирле штабы җитәкчесе Ленар Әһлиуллин бар иде.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 18 мартта, Нурлат шәһәре халыкының мәшгульлеге үзәгендә 45 кешегә Әлмәт дәүләт муниципаль идарә институтының “Сәүдә өлкәсендә маркетинг” белгечлеге буенча кыска вакытлы квалификацияне күтәрү турында таныклыклары тапшырылды. Таныклыкларны тапшыру тантанасында институт ректоры Ильяс Сәлахов катнашып, чыгарылышларга һөнәри уңышлар теләде. Курсларны тәмамлау турында таныклыклар чыгарылышларга төрле сәүдә объектларында эшләргә мөмкинлек бирә.
“Сагынырсың – мин булмам”,  “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр “аларны укырга тоынгач, азагына кадәр җиткермичә туктап булмый”, диләр. Нурлатлылар арасында да Зифа Кадырованың иҗатын үз итәргә өлгерүчеләр байтак, шуңа җирлекара үзәк китапханә оештырган язучы белән очрашу кичәсен һәркем көтеп алды.
17 мартта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган “Ел хәйриячесе -  2013” Республика конкурсында  Нурлат районының Мамык авылыннан Владимир һәм Марина Галичиннарның күпбалалы гаиләсе дә хөрмәтләнде.
Кичә, 17 мартта Казанда “Ел хәйриячесе-2013”  республика конкурсына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International