Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Чаңгылар чөйгә эленде
2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Узган якшәмбедә районда кышкы спорт сезоны ябылды. Гадәттәгечә, кышкы сезонның соңгы бәйгесе чаңгы ярышлары булды. “Чияле Алан” ял базасында узган ярышларда нурлатлылардан тыш, тагы биш район спортчылары килгән иде. Хәер, Аксубай, Чирмешән, Әлки, Самараның Чаллы Башы районнары бу сезонда Нурлатта үткәрелгән чаңгы узышларының берсен дә калдырмадылар. Алардан тыш, кышның соңгы бәйгесенә Самара өлкәсенең Усаклы паселогыннан да күпләп чаңгычылар килгән иде. Яңа кунаклар исә “Чияле Алан”да үткән узышлардан аерата канәгать калдылар: шундый кызыклы ярышлар уздыруыгыз бик яхшы, бездә мондый спорт чаралары әлләни үткәрелми бит, дип оештыручыларга соңыннан рәхмәтләрен дә җиткерделәр алар.
Ярышларга старт бирер алдыннан барлык катнашучыларга да район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин мөрәҗәгать итте.
– Бу сезондагы һәр ярышларда күршеләрдән кунакларның да күпләп килүе бик матур күренеш, димәк, бездәге ярышлар кызыклы уза дигән сүз бу, – диде Әсхәт Касыймович. – Әлбәттә, кышкы сезон ябылу белән спортчыларыбыз ялга чыкмаячак хәзер җиңел ателтика чоры җитә, футбол ярышлары башланыр, һәм җәңге сезон дә сезгә зур уңышлар китерсен иде.
Аннан, райбашкарма комитеты җитәкчесе быелгы сезонда чаңгы спорты өлкәсендә уңышка ирешкәннәрне, шулай ук районда сәламәт яшәү рәвешене пропагандалауга үз өлешләрен керткәннәрне билгеләп үтте. Мисал өчен, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре Георгий Крайнов, Анна Ефимова, Владлена Сандимирова, Виталий Кашкаров, Алексей Михеев, Екатерина Сергеева, Ангелина Убамзарова, Денис Панков, Дарья Белова үзләре катнашкан бер генә ярышлардан да призсыз кайтмадылар. ДЮСШ тренеры, үзе дә һәр елны төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы Иван Белов исә нәни чаңгычыларның үсеп килүенә дә сөенә.
– Мәсәлән, Кристина Белова белән Максим Сандимиров, башлангыч сыйныфта гына укысалар да, быел мәртәбәле ярышларда нык чыныгу алдылар, матур нәтиҗәләргә ирештеләр, – ди тәҗрибәле остаз.
Бераз өлкәнрәк чаңгычылардан исә Александр Элекин, Эдуард Жирнов, Радик Ибраһимов кебек спорт осталарының матур уңышларына әледән-әле сөенеп тордык. Мәсәлән, Эдуард Жирнов бу сезонда үзе катнашкан һәр бәйгедән җиңүче исеме белән кайтты.
– Сезон уңышлы булды, – ди спортчы. – Күрше-тирә районнардагы ярышларда шактый җиңүләр яуладым, Нурлатта узганнарында да беренче булдым. Иң зур җиңүләремнең берсе “Татнефть” җәмгыяте Спартакиадасында булды. Кышкы сезон төгәлләнде, дип тынычланырга юк: тиздән җиңел атлетика ярышлары башлана. Бүгенге көндә Җиңү бәйрәме көнендә уздырылачак Каравыл Тавы – Нурлат марафонына әзерләнәм.
Гомумән, сезонны ябу ярышларында спортчылар һәр елны әнә шулай уңышларын барлыйлар, җәйге сезонга планнар коралар. Ә ветеран-спортчыларыбыз үзләренчә сөенә: районда яшь чаңгычылар үсә тора, шөкер, хәзер спорт белән шөгыльләнер мөмкинлекләр җитәрлек, күпсанлы ярышларның да теләсә кайсында катнашырга була, диләр алар. Хәер, Иван Белов, Валерий Трофимов, Петр Казаков, Евгений Янилкин, Анатолий Елаков кебек ветераннарыбыз үзләре дә быелгы бер генә узышларны да калдырмаска тырыштылар.
Нурлат чаңгы сезонын әнә шулай күтәренке рухта озатты, юу көнне стартка 400дән артык чаңгычы басты. Ярышларны төп оештыручылар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исә сезонны озату бәйгесен бәйрәм төсмерендә уздырыргы тырышты: “Чияле Аалан”да көне буе музыка яңгырады, теләүчеләр өчен кайнар ризык, чәй дә әзерләнгән иде. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны грамота-медальләр белән бүләкләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз