Нурлат кадетлары хәрби әзерлекләрен күрсәтә

2014 елның 14 марты, җомга
Бүген гимназиянең парашют спорты түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары Чистайда ТР ДОСААФының хәрби – патриотик клубларының зона слетында катнашалар. Быел слет Советлар Союзы геройлары, очучы Юрий Гагаринның 80 яшьлек, очучы – сынаучы Валерий Чкаловның 110 еллык юбилейларына багышлана. Әле күптән түгел түгәрәк әгъзалары Казанда “Патриот” үзәгендә Күчмә кубок призына Республика спартакиадасында катнашып кайтканнар иде. Кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча узган ярышларда безнекеләр 20 команда арасында 8нче урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International