Районда язгы ташуга әзерлек эшләре башланды

2014 елның 14 марты, җомга
Нурлат районында 7 торак пунктта 159 хуҗалыкка  су басу куркынычы яный.
Бу хакта бүген Нурлат муниципаль районының зур залында оешма-предприятие, ТСЖ җитәкчеләре белән узган гадәттән тыш хәлләр һәм янгынга каршы иминлекне тәэмин итү комиссиясе утырышында  хәбәр иттеләр. Комиссия рәисе Әсхәт Габдуллин һәр службаны итътибарлы булырга чакырды.  Тәүлек әйләнәсе кизү оештыру, авыл җирлекләрендә су басуга каршы җаваплы затлар билгеләнде. Моннан тыш, сөйләшүдә санитар икеайлык мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу эштә дә оешма-предприятиеләр һәм халыкның активлыгы сорала, диелде киңәшмәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International