Уңыш нигезе - орлыкта

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Дача чоры орлыклар сатып ала башлагач башлана, диләр тәҗрибәле  бакчачылар. Бу көннәрдә үзәк базарда орлык сатучы эшмәкәрләр янында халыкның ешрак һәм озаккарак тоткарлануы да шул хакта сөйли.
Нурлатлы Надежда Викторовна орлыкларны нигездә базардан,  бирегә  ел саен Мәскәү өлкәсеннән килеп сәүдә итүче эшмәкәрдән сатып ала икән.
– Үз йортым булгач, бакчамда бөтен нәрсәне үзем үстерәм. Орлыкларны, нигездә, пакетларда сатып алам. Сатучының орлыкларны тәкъдим иткәндә, аларны ничек итеп чәчәргә, ничек итеп карарга кирәклеге турында файдалы киңәшләр бирүе ошый.  Шөкер, сатып алынган орлыкларым тишелмичә калганы юк әле.
Базарда 4 еллап орлык, үсентеләр сату белән шөгыльләнүче икенче бер эшмәкәр янына килүчеләр дә орлыкны һәрчак аңардан сатып алуны хуп күрәләр булып чыкты. Ә сатучы орлыклар белән сәүдә итүне 15 гыйнвардан ук башлап җибәргән.
– Башта борыч, петунияләрне күпләп алдылар. Ә хәзер помидор, кыяр орлыкларына сорау зур. Алга таба кишер, чөгендерләргә чират җитәчәк. 15 апрельдән инде теплицабызда күпләп үстерә торган үсентеләребезне дә чыгара башлаячакбыз, - ди ул.
Сатып алучыларны нигездә бакча культураларының сорт-
лары, өлгерү вакыты кызыксындыра, ә менә сатылу срогы, аның сертификаты булу-булмау кебек нәрсәләр турында сорашучылар юк диярлек. Ә бит белгечләр әйтүенчә, сатып алучыларны иң беренче чиратта шулар кызыксындырырга тиеш тә.  Әнә, Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлык контроле Нурлат бүлегенең дәүләт инспекторы Ләйсән Гафиятуллина орлыклар арасында карантинлы чүп үләннәре орлыклары булырга мөмкин, шуңа да аларны сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә.
– Орлыкларны бары тик махсуслаштырылган  кибетләрдән генә алырга кирәк. Аларның дәүләти карантинлы фитосанитар контроль үттүен раслаучы документларның (бу очракта Россельхознадзор тарафыннан бирелгән дәүләти фитосанитар контроле акты) булу-булмавы белән кызыксыныгыз, - ди ул. – Карантин законнарын үтәү таләпләре бозылган очракта гражданнарга, вазифаи  һәм юридик затларга штрафлар каралган. Ә орлыклар арасында сезгә билгеле булмаган шикле чүп үләннәре орлыкларына тап булдыгыз икән, бу хакта Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белгечләр шулай ук пакетларда җитештерүче оешманың исеме, адресы, партия номеры, орлыкларның массасы һәм саны, сатылу срогы күрсәтелгән булырга тиеш, ди. “Пакетларда күрсәтелгән яраклылык срогы орлыкларның яраклылык срогы түгел, ә сатылу срогы”, - ди Ләйсән Гафиятуллина.
Әлбәттә инде, орлык алганда аның тишелүчәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Орлык сатучылар әйтүенчә, ул беркайчан да 100% була алмый икән. Әгәр сезне шулай дип ышандыралар икән, бу шикләндерергә тиеш. Шулай ук дымлы, юешләнгән пакетлардагы орлыкларны сатып алырга кирәкми, чөнки дымлылык орлыкларның тишелүчәнлегенә нык тәэсир итә. Ә менә орлыкның сыйфаты пакеттагы рәсемгә бәйле түгел, кайбер фирмалар бер үк төрле орлыкны гади – ак пакетларга да, төслеләренә дә тутыралар бит. Орлыклар шул ук, ә бәяләре ике-өч тапкырга кыйммәтрәк. Җитештерүчеләр бәяләрне пакетлардагы орлыклар санын киметеп тә төшерергә мөмкин, шуңа да сатып алганда орлыкларның саны белән дә кызыксынырга  онытмагыз.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International