Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат фермерлары съезда катнашты
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Узган атна азагында Казанда үткән Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XIV съездында Нурлат фермерлары да катнашты. Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, бу көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Мактау грамотасы һәм исемле сәгать алган Эдуард Иванов съезддан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
- ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында үткән съезд бүгенге көндә фермерларны борчый торган проблемаларны күтәрү, аларны бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү ягыннан бик файдалы булды. Иң беренче чиратта бу пай җирләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы иде. ТР Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров үзенең докладында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә фермерлар эшкәртә торган барлык җирләрнең 86 проценты бүгенгә кадәр аларга закон буенча беркетелмәгән. е Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблеманы Дәүләт Советы дәрәҗәсендә хәл итәргә вәгъдә бирде. Миңа калса, тиешле закон кабул ителсә, бу фермерлар өчен бик файдалы булыр иде, чөнки пай участоклары хуҗалары еш кына үзләренең җирләренең кайда урнашканлыгын да белмиләр бит.
Әлбәттә инде, съезд тәҗрибә уртаклашу ягыннан да бик файдалы булды. Безнең әле яңа гына оешкан Фермерлар ассоциациясе өчен исә бу аеруча кирәк әле. Аннан районыбызда уңышлы эшләп килүче “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы башлыгы Марсель Сабировның үз тәҗрибәсенән чыгып чыгыш ясавы да шактый кызыклы булды. Ул үз чыгышында нигездә район фермерларының уңышлары, эшчәнлек юнәлешләре, ассоциациябезнең планнары белән таныштырды һәм бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативларын борчыган көнүзәк проблемаларны күтәрде. “Восток” кооперативы бүгенге көндә Нурлат, Аксубай, Самара өлкәсенең Чаллы Башы районнарыннан барлыгы 21 торак пункттан сөт җыю белән шөгыльләнә, күптән түгел ачылган үз заводы биредә көн саен 5 тонналап сөтне эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Съездда фермерлыкның безнең өчен гадәти булган терлекчелек һәм үсемлекчелек юнәлешләреннән тыш, гаилә бизнесын үстерү, аграр туризм һәм башкалар турында да сүз булды. Яшел Үзән районыннан Илдар Ситдыйковның җиләкләр үстерү тәҗрибәсе дә кызыклы гына. Өстәвенә, фермер кызыксынучыларга ярдәм итәргә әзер икәнлеген дә белдерде. Бу уңайдан шул көннәрдә Яшел Үзән районына барып, җиләк үстерүнең серләре белән танышып кайтырга дигән теләгебез дә бар.
Шунысы сөенечле, бүгенге көндә фермерлык хәрәкәте үсештә. Республикада бөртекнең һәр бишенче, бәрәңгенең һәр өченче тоннасы фермерлык хуҗалыкларынада җитештерелә, тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 54,6 процентын фермерларга туры килә, диелде съездда. Фәрит Мөхәммәтшин да соңгы берничә елдагы корылык шартларында шәхси хуҗалыклар күпкә ныграк һәм үзгәрешләргә чыдамрак булуын күрсәтте, шуңа да алга таба крестьян һәм фермерлык хуҗалыкларына, кулланучылар кооперативларына бар яктан да ярдәм итеп торачакбыз, диде. Авылларда инде фермерларның гаилә династияләре үсеп җиткән. Съездда аларны үрнәк итеп куеп, сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Гомумән, съезд алга таба да зур энтузиазм, яңа дәрт белән эшләргә этәргеч бирүче матур чара булып узды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз