Парашют спорты түгәрәгендә шөгыльләнүче кадетлар Чистайда ТР ДОСААФының хәрби-патриотик клублары арасында узган зона слетында катнашып, призлы III урын белән кайттылар. Бу көннәрдә исә укучылар пневматик винтовкадан ату буенча ярышларга әзерләнә. Тиздән алар “Яшь машина йөртүче” Республика конкурсында чыгыш ясаячак.