Бүген, 26 мартта Нурлатның “Ледок” командасы хоккей буенча Идел буе Кубогының төркем уеннары кысаларында соңгы матчын уздырды. Казанның “Волна”сына каршы уен янә тамашачыларга “тыныч” утырырга мөмкинлек бирмәде.
Иң беренче алканы нурлатлылар кертсә дә, өченче период башкала кунаклары файласына 4:2 исәбе белән башланып китте. Әмма “Ледок” уенчылары “Волна” уенчыларының штраф минутларын оста файдаланып, исәпне тигезли алдылар. Матчтан соңгы буллитларда нурлатлылар төгәлрәк булды, ә капкачыбыз Александр Шпаров бер гол да керттермәде. Нәтиҗәдә, “Ледок” 5:4 исәбенә җиңү яулады һәм Кубокның ярымфиналына чыкты. Ярымфиналда нурлатлылар Кировның Вяткасы белән очрашачак. Әлеге матч иртәгә, 27 мартта 12.15 сәгатьтә башлана.