ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген районда милли кухня көннәре тәмамланды. Атнадан артык барган әлеге чарага “Яшьлек” кафесы чуваш милли ризыклары әзерләп нокта куйды.
Бүген, 28 майда, участок ветеринария пунктының тантаналы ачылу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигының беренче урынбасары Айрат Гәрәев, идарәнең Алексеевск территориаль бүлеге начальнигы Нияз Дәүләтханов катнаштылар. 

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 27 майда, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә  наркотикка каршы комиссиянең эшче утырышы үтте. 
Кичә “Агро-Развитие” ОООсы базасында район башлыгы Равил Кузюров катнашында районда азык әзерләү кампаниясенең башлануына багышланган авыл хуҗалыгы семинары  үтте. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. 

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Районда милли кухня көннәре дәвам итә. Бүген комиссия яңа ачылган “Большая ложка” кафесында булды. 
Бүген, 26 майда, районның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы география һәм әдәбият фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
Волгоград өлкәсе Кече Чапурники авылында үткән бишенче Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Президенты ике машина бүләк итте, ә Нурлат районы татар авылы йорт-җирен, көнкүрешен тәкъдим итеп, халкыбыз гореф-гадәтләрен күрсәтте.

24
май, 2014 ел
шимбә
Бүген 2нче мәктәпнең 11А сыйныф укучылары бәйрәм тантанасыннан соң шәһәр паркында миләш агачы утыртып, чыгарылышлар аллеясына нигез салдылар. 

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районда “Игътибар, балалар!” Бөтенроссия профилактик операциясенең I этабы старт алды. 15 июньгә кадәр барачак айлык кысаларында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре  чаралар комплексы эшләгән. Мәктәпләрдә “Иминлелек дәресләре”, рейдлар, профилактик чаралар барысы да балаларның иминлеге өчен эшләнә. Шунысын әйтергә кирәк, узган ел район юлларында балалар катнашында теркәлгән 5 юл-транспорт һәлакәтендә 6 бала зыян күргән булса, быел һәлакәтләр теркәлмәгән.
Коррекцияләүче интернат – мәктәпнең өч укучысы “Һөнәре буенча иң яхшысы” дип аталган Республика бәйгесендә катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар. Түбән Кама шәһәрендә узган чарада республиканың 32 интернат-мәктәбе укучылары  арасында безнекеләр балтачылык эше номинациясендә Алексей Ивашкин  III урын (җитәкчесе Вахит Вилданов) алса, тегүчелектә Лилия Шәфыйкова VI урынга (Энҗе Таҗиева) чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International