Авыл Сабантуе татарларны җыйды

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Волгоград өлкәсе Кече Чапурники авылында үткән бишенче Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Президенты ике машина бүләк итте, ә Нурлат районы татар авылы йорт-җирен, көнкүрешен тәкъдим итеп, халкыбыз гореф-гадәтләрен күрсәтте.
24 майда герой-шәһәр җирендә үткән милли бәйрәмебез быелгы Сабантуйлар җәен ачып җибәрде. Өлкә Россия күләмендә масштаблы бәйрәмне беренче генә кабул итсә дә үз җирендәге татарлар өчен аны 26нчы тапкыр үткәрә икән инде. Нәкъ бирегә җыелуларының сәбәбе гади: Кече Чапурники авылында 5 меңләп татар яши икән. Моңарчы Сабантуйдан хәбәрдар булсалар да, өлкә татарлары һәм Сабантуйга җыелган тирә-күрше региондагы милләттәшләребез мондый матурлыкны, колачлы бәйрәмне беренче генә күрүләре яшермәделәр. 
–Гадәттә бәйрәм сәг.1-2ләрдә тәмамлана иде, ә бу юлы әле 4тә дә концерт гөрли, уеннар бара, бигрәк ямьле булды инде,–ди Волгоградта 23 ел яшүче якташыбыз Фәйрүзә Низамова.
Чыннан да, бәйрәм Татарстан җирендә үткәрелгән кебек бар шартына туры китереп, эчтәлекле сценарий буенча әзерләп үткәрелде.Милли бәйрәмебезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Андрей Бочарев та килделәр.Аларны каршы алучылар арасында Бөтендөнья татар Конгрессы башкара комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров та бар иде. Мәртәбәле  кунакларны  беренчеләрдән булып Нурлат районы корган татар авылы кабул итте. Биредә аларны татар йорт-җире, каралты-курасы, кунакчыл татар табыны, эссе мунча, умарталык, ярма ярдыру җайланмасы һәм башка күренешләр көтә иде. Чәкчәк-бавырсактан авыз итү, колгага сөлге, күпергә кулъяулык бәйләү, туй күренеше, Г.Кариев музеен, кул эшләре күргәзмәсен, халкыбызның уңышлары турында стенды  карау–барысы да күңелле гаҗәпсенүләр, хуплаулы аралашу белән барды. Шул ук тәртиптә кунаклар казак станицасын, өлкә районнарыннан килгән авыллар йортларын үттеләр.Театрлаштырылган тамаша татар халкы һәм Волгоград өлкәсе тарихының төп моментларын чагылдырган  гаҗәеп тамаша булды. ТР Президент Рөстәм Миннеханов бәйрәмгә җыелучыларны котлап, милли тамырларыбызн, гореф-гадәтләребезне саклаган өлкә татарларына һәм милли тойгыларга хөрмәт хисе белән караган өлкә җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус һәм Сабантуй батырына Лада-Калина автомобиле–Татарстан җиренең юмарт бүләкләрен халык алкышлап кабул итте.Ат чабышында җиңүчеләргә машинаны өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Андрей Бочаров куйды.
Сабантуй ат чабышлары, төрле милли уеннар, Татарстанның сәхнә йолдызлары, Нурлат үзешчәннәре һәм җирле талантлар оештырган концерт, бабалар өчен киң күңел ачу программасы  һәм, әлбәттә, милли көрәш белән дәвам итте.Соңгысы Нурлат көрәшчеләре өчен дә матур гына нәтиҗәләр китерде. Яшь көрәшчеләрдән Рамил Мөхәммәтҗанов, Рифат Йосыпов үз үлчәмнәрендә 2-3 урыннарга чыктылар, 65 кг. авырлыктагы көрәшчеләр арасында Ранис Тямаев беренче булды. Ә Марсель Гозәеров, Сабантуй батыры исемен Теләче районы егетенә оттырып, икенче урынга чыкты.
Сабантуйга тирә-күрше гегионнардан да татарлар килгәннәр иде, татар ансамбльләре үзара аралашты, җыр-моңда көч сынашты.  
Көн дәвамында Нурлат мәйданынан кеше өзелмәде, сәхнәдән җыр-моң тынмады, кунаклар милли уеннарда көч сынадылар.
–Нурлат районы һәр елны Татарстан Республикасы исеменнән регионнарда яшәүче милләттәшләребезгә Сабантуй үткәререгә булыша, моны бар тырышлыгын куеп, югары дәрәҗәдә башкара. Бу–сезнең зур оештыру сәләтенә ия булган, югары җаваплылык тойган һәм милли культурабызны саклаган һәм баеткан район булуыгызны күрсәтә. Без моның зур хезмәт булуын аңлыйбыз һәм шундый олы миссияне башкаруда катнашы булган һәркемгә, беренче чиратта район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез,–диде Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров безгә биргән интервьюсында.
Оештыручыларга рәхмәтен район башлыгы Равил Кузюров та җиткерде.
–Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Сабнтуйга Нурлат районы керткән өлешне югары бәяләде.Без бит биредә Татарстаныбыздагы тормыш, яшәеш дәрәҗәсен, культураны, халыклар арасындагы тату мөнәсбәтне дә күрсәттек. Бу җаваплылык та, горурлык та, читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүдә матур адым да,–диде Равил Әфраимович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International