Коррекцияләүче интернат – мәктәпнең өч укучысы “Һөнәре буенча иң яхшысы” дип аталган Республика бәйгесендә катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар. Түбән Кама шәһәрендә узган чарада республиканың 32 интернат-мәктәбе укучылары арасында безнекеләр балтачылык эше номинациясендә Алексей Ивашкин III урын (җитәкчесе Вахит Вилданов) алса, тегүчелектә Лилия Шәфыйкова VI урынга (Энҗе Таҗиева) чыккан.