Нурлатта чыгарылышлар аллеясына нигез салынды

2014 елның 24 мае, шимбә
Бүген 2нче мәктәпнең 11А сыйныф укучылары бәйрәм тантанасыннан соң шәһәр паркында миләш агачы утыртып, чыгарылышлар аллеясына нигез салдылар. 
- Шәһәр паркында үз агачыбызны утырту ниятебез белән  шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән идек, анда идеябезне хуплап каршы алдылар. Әле алай гына да түгел,  шәһәр паркында  “Чыгарылышлар аллеясы” булдырырга тәкъдим иттеләр. Алдагы елларда башка чыгарылышлар да бирегә килеп үз агачларын утырта алачак, - диләр зур горурлык белән  11нчеләр, аларның укытучылары һәм ата-аналары. 
Чыгарылышлар алга таба үз агачларын карап торырга, аллеяны сыйныфташлар белән очрашуның символик урыны итәргә хыялланалар һәм традициянең дәвамлы булып, чыгарылышлар аллеясыныңа шәһәрлеләрнең яратып ял итә торган почмагына әвереләсенә ышаналар.   
Аллеяга нигез салу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Венера Мингалимова катнашты һәм чыгарылышларга уңышлар теләде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International