Милли кухня көннәре “Яшьлек”тә тәмамланды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Бүген районда милли кухня көннәре тәмамланды. Атнадан артык барган әлеге чарага “Яшьлек” кафесы чуваш милли ризыклары әзерләп нокта куйды. Шәһәрнең иң тәҗрибәлеләреннән саналган җәмәгать туклануы предприятиесе чуваш халкының иң популяр булган ризыклары– хуплу, шарттан, чыгыт, кесәл, күптөрле камыр ризыкларын комиссия бәяләвенә куйдылар. Бу көнне “Яшьлек” кафесы күргәзмәсен район башлыгы Равил Кузюров та карап, уңай бәя бирде.
 Хәзер комиссия барлык алты катнашучы арасында иң осталарны билгеләяәчк. Ә аш осталарының чарага бик җитди, тырышып әзерләнгәнлекләрен хәзер үк ассызыкладылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International