Мәгариф идарәсенә яңа җитәкче килде

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Бүген, 19 июньдә район мәгариф идарәсенә яңа җитәкче килде. Ул-моңа кадәр коррекцияләүче интернат-мәктәп директоры булып эшләгән Линар Маняпов. Идарәнең элеккеге начальнигы Габделгазиз Юнысов бүтән эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан азат ителде.

Белешмә
Линар Нурислам улы Маняпов  1976 елның 14 мартында Октябрь районының Яңа Иглай авылында туган. 1997 елда Волгоград дәүләт физкультура академиясен тәмамлаган.
1997-2000 Яңа Иглай урта мәктәбендә физкультура укытучысы.
2000-2006 Яңа Иглай урта мәктәбе директоры.
2006 Нурлат районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
2006-2008 “Рассвет” АХК рәисе.
2008 елдан бүгенге көнгә кадәр коррекцияләүче интернат мәктәп директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International