Яшь әниләр декрет ялында яңа һөнәр үзләштерә

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Нурлатның халыкның мәшгульлеге үзәгендә быел декрет ялындагы 10 хатын-кызны  1С предприятие программасын өйрәтеп, ЭВМ операторына түләүсез укытмакчы булалар.  Укулар инде 25 июньнән башланып китәчәк. 
- Әлеге программа өч яшькә кадәрге бала белән декрет ялында утыручы хатын-кызлар өчен булдырылган, - ди мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы Фәния Хәсәнова. – Декрет ялында озак вакыт эштән китеп торган вакытта хатын-кызлар еш кына квалификацияләрен югалталар. Ә бу программа яшь әниләргә эш урынына җиңел җайлашырга ярдәм итә,  моңа кадәр махсус белемнәре булмаганнар исә эшкә белгечлек алып чыга. 
Узган елда мәшгульлек үзәгендә әлеге программа буенча шулай ук 10 хатын-кызны укыткан булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International