Районда җиләк чоры башланды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Базарда җир җиләге сата башладылар. Ә бу  җәйнең иң хуш исле, иң ямьле чоры җитте, дигән сүз. 
Сишәмбе көнне дә үзәк базар җиләк сатучылар һәм җиләк алучылардан гөрләп торды. Халык бакча җиләген дә, җир җиләген дә яратып ала. Шулай да кып-кызыл, эре бакча җиләге тизрәк үтә. 
Сатучылар әйтүенчә, быел бакча җиләгенең бәясе, узган елгы сыман калган – аның  5 литрлы чиләген 400-500 сумнан, 10 литрлысын 1000 сумнан тәкъдим итәләр.
Бакча җиләген үстерү мәшәкать булса, җир җиләген җыюы авыр. Әмма иренмәгән кеше аны үзенә дә җитәрлек итеп җыеп кала, хәтта сатып файдасын да күрә. Әнә, Үрнәк авылыннан килгән берничә үсмер җәйнең бу җиләкле  чорын аеруча көтеп ала икән. Үрнәк болыннарында җиләккә кытлык юк,  аеруча тау итәгендә мул булып үсә алар. Ә үсмерләр шуннан файдаланып кала, көн саен җиләк җыеп, базарда сату итәләр. Әнә,  Нурлатта яшәүче Айназ Галиуллин ел да Үрнәккә әбиләренә кунакка кайтып йөри. Җиләкне дә әбисе белән бергәләшеп кичтән җыялар, ә икенче көнне әнисенә утырып базарга килә. 
 Гомумән, инде берничә ел рәттән авылдан берничә үсмер шулай көн саен җиләк җыя икән.  Җиләкнең 5 литрлы чиләген 500 сумнан тәкъдим итәләр үсмерләр. Көн саен бер, кайчагында икешәр чиләк тә  саталар икән. Димәк, җәйләре бушка узмый, әти-әниләренә ярдәм, үзләренә дә яңа уку елына кием-салымын, китап-дәфтәрләрен алырлык акча була дигән сүз!  
Базарда җир җиләгенең күплеге исә аның быел да уңышы мул булуы турында сөйли. Әнә, базарда сату итүчеләр арасында җиләкнең Тумба якларыннан, Чаллы Башы районыннан, шәһәрдән ерак түгел болынлыклардан җыелганын тәкъдим итәләр. Яңгыры булмаса да, табигатьнең бу хәзинәсенә дым җиткән, күрәсең.  Әлегә аның ачык урыннарда үсә торганнары өлгергән икән. Эреләр, кып-кызыллар, хуш ислеләр... Әйтерсең лә, җиләкчеләр җиләкләре белән бергә базарга болынның бер кисәген алып килгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International