Нурлатның ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1әр миллион сумлык Грантка ия булды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Шәһәрнең ике – “Әкият” һәм “Камыр Батыр” балалар бакчалары “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”  Республика конкурсында җиңү яулап, 1әр миллион сум Грантка ия булдылар. Әлеге Грант узган елдан башлап республиканың ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән  иң яхшы балалар бакчаларына бирелә.  Бүген,  18 июньдә Казанда узган ТРда мәктәпкәчә белем бирү елына йомгаклау тантанасында бакча мөдирләре Фәйрүзә Якупова һәм Венера Мәрданшинага сертификат тапшырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International