Болгарны ЮНЕСКО таныды

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Болгар тарихи- археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – Россиядән 2005 елдан соң әлеге Исемлеккә кертелгән беренче мәдәни объект. Ул исемлектә 1002 нче номер булып теркәлде. Әлеге шатлыклы вакыйгага нурлатлыларның мөнәсәбәте ниндиерәк–сораштыруыбыз шул хакта.
Айрат хәзрәт Әюпов, Нурлат районы мөхтәсибе.
– Тарихи-комплексны Юнеско исемлегенә кертү – ул безнең болгар бабаларыбызның тарихи дәүләтчелеген тану дип бәялим мин. Бабаларыбыз ул чорларда ук сәнәгатьле, мәгърифәтле, кәсепле, динле булганнар, күпләрне үзләре белән санашырга мәжбүр иткәннәр. Бу изге урын  мөселманнар өчен 922 елда ислам динен ирекле кабул итү урыны буларак аеруча кадерле, бу безнең икенче Мәккәбез.  Изге Болгар җыенының елдан- ел мәртәбәле, колачлы булып үтүе безнең дә рухи яңарыш кичерүебезнең дәлиле бит. Болгар җире дин әһелләре, мөселаннар өчен генә түгел, дәүләт эшлеклеләре өчен дә җыелу, киңәшләшү урынына әверелде. Ә ЮНЕСКО исемлегендә булу аның сакланышын тәэмин итү белән бергә дөньякүләм данын, танылуын тагы да арттырыр дип уйлыйм.
Нәфисә Төхфәтуллина, Югары Нурлат микрорайоны.
–Бар күңелем белән шатланып кабул иттем бу яңалыкны. Әле генә авылыбызда мөселман лагере эшен тәмамлады, балаларны бик тә алып барасыбыз килгән иде изге Болгар җиренә, транспорт мәсьәләсен хәл итеп бетерә алмадык. Гәрчә мин үзем әлеге комплекска балаларны, яшьләрне күбрәк алып бару ягында. Мәктәпләрдә бу эш оештырылсын иде. Балалар үз тарихларын белеп, аның  белән горурланып үссеннәр иде. Гомумән, һәр буын кеше өчен калебеңне арулау, тарихың белән аралашу урыны бу, аның шундый зур дәрәҗә алуы комплексыбызны һичшиксе әхлакый тәрбия үзәге итү бурычын да куядыр.
Минсалих Әюпов, Ключи микрорайоны
– ЮНЕСКО исемлегенә Россиядән кертелгән 26 объектның икесе Татарстаннан булу – безнең өчен зур горурлык, һәм без бу уңайдан  беренче Президентыбыз, “Татарстанда тарихи һәм мәдәни объектларны торгызу республика фонды” попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевка рәхмәтле булырга тиешбез. 2001 елда исемлеккә кертелгән Казан Кремленең дә, Болгар комплексының да дөньякүләм тарихи-мәдәни бәясен алуы әле аны саклау, үстерү, популярлаштыру буенча безгә бурычлар да йөкләвен онытмыйк. Болгар комплексын үстерү программасы нигезендә бирегә туристлар агымын киләчәктә 500 мең кешегә җиткерү планлаштырыла. Узган ел әлеге сан 200 мең булган икән. ЮНЕСКОга керү безгә чит ил туристларының артуына да китерергә тиештер. Әмма иң элек үз җиребездә булган тарихи хәзинәбезне үзебез белик, балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерик.  
Бу көннәрдә татарстанлыларның күбесе шундый халәт кичерәдер. Әмма республика моның белән генә чикләнеп калырга җыенмый: мәгълүм булганча, Татарстан җитәкчелеге киләчәктә хәзер торгызылып килгән Свияҗск шәһәр-утравын да ЮНЕСКО итсемлегенә кертү өчен бар тырышлыгын куярга әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International