Нурлатта юллар яңартыла

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

2014нче елны Нурлатта  Юллар елы дип атарга мөмкин. Юлларда гына түгел, йорт яны территорияләрендә дә зур күләмле ремонт эшләре бара. Бу көннәрдә шикәрчеләр микрорайонында ике юл предприятиесе эшли. Узган атна азагында НУАДның юлчылар бригадасы Ленин урамындагы иске юлны фрезеровкалау белән мәшгуль булды, ә сишәмбе көнне инде бу урамга авыр “артиллерия” килде: “КамАЗ”лар, грейдерлар, асфальт  салгычлар – барысы да юлсызлык белән көрәшкә чыкты.
- Юлчыларга карап сөенәм. Ниһаять, безнең урамда да яхшы юл булачак, - ди шул урамда яшәүче Александр Абрамов. Юл тармагында эшләгәне булмаса да, үзе әйтүенчә, эш тәртибен чамалый: - Тиешенчә эшлиләр. Карап торырга да күңелле. Биредә юлның 15 ел ремонтланганы юк иде. 
- Бу – микрорайонның үзәк урамнарының берсе, - диде  участок мастеры Ленар Садыйков, биредә иске юл өслеген фрезеровкалау буенча эшләр барганда. – Юл өслеге үз срогын тутырган инде, без 1200 метрлы юлны асфальтлаячакбыз. 
НУАД асфальтлаган Совет, Гыйматдинов, Вахитов, Пушкин урамнары буйлап инде машиналар йөри. Юл предприятиесе тагы Тельман, Хәммәдиев, К.Маркс, Чапаев һәм башка кайбер урамнарның бер өлешен ремонтларга планлаштыра.  Козлов урамында чокыр ремонтын да алар ук башкарачак. 
Көньяк-Көнбатыш микрорайонында яшәүчеләр өчен дә юл төзелеше мөһим вакыйга булгандыр, дип уйлыйбыз. Шәһәрнең бу өлешендә “Алекесеевскдорстрой” юлчылары мәшгуль. Рябиновая урамында инде 500 метрда, Кыямов һәм Андреев урамнарында 350 һәм 380 метрда вак таш җәйгәннәр. Кыскасы, бу юл предприятиесе шәһәр һәм район авылларының урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү кысаларында 20 милдлинлык юл эшләре башкарырга тиеш. Бу суммага, алда аталган урамнардан тыш, Түбән Нурлатта, Вишневая Поляна, Үрнәк, Фома, Кизләү һәм Бикүледәге юллар да керә. Алар барлыгы 4530 метр юлга вак таш җәячәкләр. Моннан тыш, алексеевскилылар ишегалды территорияләрен асфальтлау белән мәшгульләр. Бу атнада республикада кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская белән узган очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин быел мондый эшләрне 60лап йортның ишегалдында башкарачакларын әйтте. Исемлеккә шәһәрнең барлык микрорайоннарындагы йортлар керүен исәпкә алсак, Нурлатның ишегаллары йөзен үзгәртәчәк, дип әйтергә була. Мәсәлән, шул ук шикәрчеләр микрорайонында 9 урамның 23 ишегалдында асфальт юл булачак. Биредә эшләр инде башланган, мәсәлән, Завод урамының 10, 12, 14нче, шулай ук 22, 22а, 24нче йортларында вак таш җәйгәннәр. Тимер юлчылар микрорайонында Куйбышев урамының 23нче ишегалды, Яшьлек микрорайонында Дружба урамы йортларының ишегаллары булачак бу. Бу исемлектә Гыйматдинов, Ленинград, Совет урамнары һәм башкалар да бар. Иң мөһиме, башлангыч бар. 
“Альтранс” – муниципаль юл фонды средстволары хисабына җирле билгеләнештәге гомуми файдалану юлларында юл эшләре программасы буенча асфальт-бетон катламы төзү буенча эшләр алып баручы тагы бер юл предприятиесе. 
- Хәзер Тукай урамында әзерлек эшләре бара, нефтьчеләр микрорайоындагы чат, Красноармейская һәм Суворов урамнарының бер өлеше ремонтланды, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Венера Мингалиева.  Юлчылар 990 кв. метр юлда иске катламны фрезеровкалаячаклар, 19 кв. метрдан артыграк мәйданга өске асфальт-бетон катламы салачаклар. Әмма, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  әйтүенчә, саннар гына түгел,  вакыт һәм сыйфат дигән нәрсәләр дә мөһим булып калачак. Мәсәлән, Венера Мингалиева сүзләренә караганда, сораулар кала әле, һәм алар хәл ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International