1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар соңгы мәртәбә бер ел элек арткан иде. Һәм менә бүгенге көннән су белән тәэмин итүгә һәм су бүлүгә, электр энергиясенә, җылылык һәм газга тарифлар янә кыйммәтләнде.
1 июльдән суның бер кубометры 2,2 процентка, су бүлү өчен – 12,6 процентка артачак, димәк, бу хезмәтләр 31 сум 29 тиен һәм 26 сум 23 тиен тәшкил итәчәк.
– Суга бәй асылда электр энергиясенә бәянең кыйммәтләнүенә бәйле. Чөнки безнең барлык насос җайланмаларыбыз электр белән эшли. Бу безнең чыгымнарыбызның төп өлешен тәшкил итә, шулай ук хезмәт хакына, ремонтка сарыф ителә, – дип аңлатта “Промочистка” җәмгыятенең план-икътисад бүлеге начальнигы Гөлсинә Хөсәенова.
Бүгенге көннән җылылык энергиясенә тариф та 5 процентка артты. Элек 1 Ккал өчен 1554,83 сум түләсәк, икенче яртыеллыктан бу 1636, 55 сум тәшкил итәчәк. Табигый газ бәясе дә 4,12 процентка кыйммәтләнде. “Нурлатгаз” ЭПУсының баш инженеры Альберт Галәветдинов әйтүенчә, бүгенге көннән газ 4 сум 80 тиен тора.
Кулланылган электр энергиясе өчен дә 11 тиенгә артыграк түлисе була.
Халык өчен бүгенге көнгә ахыр тариф кВт/сәгатькә 2,88 сум булса, хәзер ул 2,99 сум. Тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән исәпләгечләргә килсәк (ике тарифлы), “өндезгесе” 3,25, “төнгесе” 2,39 сумга артты. Авыл халкы бер тарифлы исәпләгеч буенча кВт/сәгатенә 2,09 сум түләсә, ике тарифлысының “көндезе” – 2,27, “төне” 1,67 сум тәшкил итәчәк. Бу тарифларны Татарстанның Тарифлар буенча Дәүләт комитеты билгеләде, – диде “Татэнергосбыт”ның Нурлат ОКОсы начальнигы Гөлсинә Таһирова.
Күргәнегезчә, бәяләр бары тик коммуналь хезмәтләргә генә артты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Венера Мингалиева әйтүенчә, торак хезмәтләре өчен тарифлар  үзгәрмәгән һәм аларга бәяләр арту әлегә планлаштырылмаган икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International