Бүген Нурлатта –“Уяв” Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәме

2014 елның 5 июле, шимбә
Бүген, 5 июльдә Нурлатта “Уяв” сигезенче Бөтенроссия чуваш мәдәнияте милли бәйрәме узды. Иң ачык, иң җәйге төсләр, милли бизәкләр уйнаган,иң дәртле җырларны, үзенчәлекле музыка коралларын телгә китергән,  борынгы  яшәеш-көнкүреш традицияләрен гәүдәләндергән, онытылган аш-су рецептларын яңарткан  бу бәйрәм аэропорт мәйданын чәчәкле болынга әврелдерде.Быел да ул Россиянең төрле регионнарыннан килгән йөздән артык фольклор иҗади коллективларын Нурлат җирендә очраштырды. Күптән танылган бу бәйрәмдә республика җитәкчелегенең котлавын ирештерергә Татарстан Республикасы Премьер-Министры Илдар Халиков килде һәм ахыргача бәйрәмнең кадерле кунагы булды. Ул бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның “Уяв” бәйрәменә сәлам сүзен җиткерде, үз исеменнән бу гаҗәеп бәйрәмнең милләтләр дуслыгының ачык чагылышы булуын белдерде. Бәйрәмне ачкан район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров “Уяв” үзенчәлекләренә тукталганнан соң,  районда чуваш милли-мәдәни  хәрәкәтенең активлыгын зур ихтирам белән телгә алды, Нурлатта толерантлык, милләтара татулыкны ныгыту юлындагы эшләргә дә тукталды. Бу көнне Чабаксардан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан,  Самарадан һәм Татарстанның, Россиянең башка төбәкләренннән мәртәбәле кунаклар күп иде. Чувашиянең Дәүләт Советы рәисе Юрий Попов шундый колачлы бәйрәм оештырган өчен Татарстан Республикасы һәм район җитәкчелекләренә Чувашия Президенты исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм аның бәйрәмгә сәламын җиткерде. Ачу тантанасында чуваш милли-мәдәниятен, милләтара дуслыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен бертөркем активистларга ике республика һәм район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмнең тагы бер мөһим өлеше–Татарстан һәм Чувашия  республикалары арасында милли-мәдәни багланышларны үстерүдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ә аннан бай программалы бәйрәм казык кагу, әйлән-бәйлән йоласы белән дәвам итте. Әйлән-бәйләндә бәйрәмнең барлык кунаклары да түгәрәккә чыкты.  Музыкаль бәйгегә “Чуваш чибәре” конкурсы, билбау көрәше өстәлде, кул эшләре осталары ачыкланды. Быел "Уяв" батыры исеменә нурлатлы Илфат Гыймадиев лаек булды. Кыскасы, көн дәвамында барган “Уяв” күпләр өчен очрашу, күрешү һәм күңел ачу чарасы булды. Саубуллашканда һәркем киләсе елда да “Уяв” башкаласында очрашырга килешеп таралышты.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International