Нурлат кадетлары Симферопольдә ял итеп кайттылар

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Гимназиянең кадетлар сыйныфында укучы 10 бала Симферопольдә ял итеп кайтты. 
– Хәрби-патриотик юнәлештәге ялны парашют спорты белән шөгыльләнүче кадетларыбызга икенче ел рәттән оештырабыз, - ди ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Радик Гыйниятуллин. – Балалар 16 көнлек сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайттылар. Су өсте корабленә, яр буе батареясына, музейларга сәяхәтләр, полигонда өйрәнү җыеннарында катнашулар, спорт-күңел ачу чаралары, дискотекалар балаларның күңелләрендә бик озак сакланачак әле. Хәзер “Заречный” ял лагере базасында да хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьгә төркем туплый башладык. Программа буенча “Ратный сбор” палаткалы лагеренда парашюттан сикерү, машина йөртергә өйрәнүләр каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International