Нурлатта да БДИның икенче этабы башланды

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Бүген, 7 июльдә  Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының икенче этабы старт алды. Бердәм расписание нигезендә өстәмә имтиханнар 7-16 июльдә узачак. Әлеге чорда безнең районнан да бер чыгарылыш катнаша. Ул мөһим сәбәпләр буенча БДИның төп этабында катнаша алмаган иде. Нурлат чыгарылышы имтиханнарны Казанда тапшыра. Ул төп предметлар математика һәм рус теленнән тыш, җәмгыять белеме буенча да имтихан тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International