Бистә халкы сентябрьне көтә

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Шикәрчеләр микрорайондагы элеккеге мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара.
 Мәдәни үзәк күзгә күренеп яңара. Бүгенге көндә тәрәзәләр тулысынча яңага алмаштырылган. Хәзер җылылык торбалары алмаштырыла, су-канализация хуҗалыгы яңартыла,  бинаның фасад өлешен исә  керамогранит белән тышлаячаклар.
“Нурлат-Еврострой” җәмгыяте хезмәткәрләре ремонт эшләрен  вакытында, ягъни сентябрьдә төгәлләргә планлаштыра. Шуңа да биредә барлык эшләр параллель рәвештә алып барыла. Предприятиенең 30 хезмәткәре объектның һәр өлешендә хезмәт куя.
– Түбәдә бәпкә өлеше тулысынча алмаштырылып, түбә үзе профнастил белән ябылачак, моннан тыш, эчке якта сылау-буяу эшләре алып барыла, - диде “Нурлат-Еврострой” җәмгыятенең баш инженеры Инна Домаркайте. – Эшләрне район башлыгы Равиль Кузюров  кушканча экономияле башкарырга тырышабыз.  Отделка яхшы булган урыннарны сипләп кенә калдырабыз,  идәннәргә, баскычларга тимибез. Капиталь ремонт-торгызу эшләрен 18 июньдә башлаган идек, план нигезендә сентябрьгә тапшырырга ниятлибез. 
Ә алга таба бинаның керү төркемнәрен яңартасы, электромонтаж эшләрен башкарасы бар, территорияне тәртипкә китерү планлаштыра. Кыскасы, яңа “күлмәк кигән”  мәдәни үзәк бик тиздән бу микрорайонда җанлы тормыш башлап җибәреп, нурлатлыларга һәм районыбыз кунакларына күңелле ял һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга  мөмкинлек бирәчәк.
Районда күпкатлы йортларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау белән шөгыльләнүче “Нурлат-Еврострой” җәмгыятенең шикәрчеләр микрорайонында тагын бер объектында – шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре азагына якынлаша икән. Биредә электр хуҗалыгын тәртипкә китерәсе генә калган. Подрядчылар бу объектта эшләрне 1 августка төгәлләргә ниятли.

Фотода: Җәмгыять эшчеләре клуб бинасының тышкы ягын кермогранит белән тышларга әзерлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International