Нурлат районы пилот проектына кертелгән

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Татарстанда  “Татарстан Республикасының өч муниципаль бердәмлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү динамикасын яхшырту” дигән пилот  проекты эшли башлаячак. Муниципаль районнарда урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләрен ачу һәм үстерүне, тулай продукт күләмендә аларның өлешен 30-45 процентка житкерүне күздә тоткан бу проект 2016 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Пилот проектына кертелгән өч район арасында Нурлат районы да бар. 5 июльдә ТР Икътисад министрлыгында әлеге проектны гамәлгә ашыра башлау мәсьәләләрен караган киңәшмәдә фикер алышуларда Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җиткәчесенең  икътисад буенча урынбасары Гөлфия Нуруллина да катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International