Ишегалдындагы шәһәрчек

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Пушкин урамындагы йортлар ишегалдында, гаражлар һәм чүп контейнерлары арасында матур балалар утраучыгы пәйда булды. 45нче йортта яшәүчеләр балалар өчен уен мәйданчыгын үз көчләре белән корганнар.
Балалар шәһәрчегендәге зур-зур көнбагышлар, чебен гөмбәләре, ландышлар, камкакачлар барысын да кул астындагы әйберләрдән биредә яшәүчеләр үзләре ясаганнар.
– Җәен балаларның буш вакыты күп бит, алар көннәр буе ишегалдында мәш киләләр, – ди балалар шәһәрчегенең инициаторы, шул йортларда яшәүче Лидия Викторовна. – Мәйданчыгыбыз начар, шуңа да ата-аналар белән бергәләп аны төзекләндерергә булдык, ә балалар белән “Улыбка” отряды оештырдык, әләмебезне элдек, анда отрядның һәр әгъзасы үз смайлигын да ясады. Балалар ишегалдындагы тәртипне үзләре карап тора, бәйрәмнәрдә концертлар оештырабыз. 
Балалар бакчасында озак еллар буе тәрбияче булып эшләгәнлектән, Лидия Викторовна балалар белән уртак телне тиз тапкан. Ишегалдында баллар ялын уздыру өчен шартлар тудыру идееясе тиг генә тормышка ашмаган анысы. Башта бергәләп өмәләр үткәргәннәр, балалар мәйданчыгын төзекләндергәннәр, ишегалдында кечерәк кенә бәйрәмнәр оештыргалаганнар. Шул рвәешле акрынлап кына балаларның тату командасында да, Лидия Членовада да “Улыбка” ишегалды отряды оештыру идеясе туган.  Мисал өчен, узган ел балалар тыл хезмәтчәне Антонина Зайцева өчен концерт үткәргәннәр. Ә быел яз биредәге йортларда яшәүчеләр карачкы да яндырып кышны озатканнар. Хәзер бергәләп курчак спектакльләре, концертлар куялар. Биредә яшәүчеләр балалары белән актив тәрбия эшләре алып барганы өчен Лидия Викторовнага рәхмәтлеләр, аның инициативасы һәм күршеләрнең тупланганлыгы ярдәмендә ишегалды яңа төсмер алган. Тик менә аларны балаларга чүп-чар янәшәсендә үк уйнарга туры килүе борчый. Аларны биредә бик тә балалар өчен таучыклар, таганнар күрәсе килә.
Ә, бәлкем, торак милекчеләре ширкәте мондый мөмкинлек таба алыр? Бу уңайдан без “Комфорт” ТСЖсы рәисе Марина Демидовага мөрәҗәгать иттек.
– Без “Төзекләндерү биш” җәмгыяте җитәкчесе һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин исемнәренә чүп контейнерларын бу ишегалдыннан күчерүне сорап хатлар яздык. Биредә яшәүчеләрнең инициативасына колак салырлар дип өметләнәбез. Без исә үз территориябездә балалар язмышына һәм ишегалларының торышына битараф булмаучыларның барлыгына бик сөенәбез һәм аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International