Ниндидер сәбәпләре аркасында сез 2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауда үз сайлау участогыгызга килә алмасагыз, вакытыннан алда тавыш бирү каралган.
Территориаль (округ) сайлау комиссиясендә тавыш бирү 3-9 сентябрьдә булачак. Адрес: Нурлат, Мәктәп ур., 7 (интернат-мәктәп). Территориаль (округ) сайлау комиссиясенең бу чорга эш графигы: дүшәмбе-җомга – 16.00-20.00; шимбә, якшәмбе – 8.00-16.00.
Участок сайлау комиссияләре биналарында вакытыннан алда тавыш бирү 10-13 сентябрьдә була. Бу чорда участок сайлау комиссияләренең эш графигы: дүшәмбе-җомга – 16.00-20.00; шимбә, якшәмбе – 8.00-16.00.