ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 27 августта Россия киносы көне билгеләп үтелә. 

Күптән түгел балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дип аталган үзенчәлекле волейбол матчы үтте. Әлеге уенда спорт мәктәбендә элегрәк шөгыльләнгән һәм бүген волейбол секциясенә йөрүче кызлар очрашты.

30 августта Нурлатта “Яшел Россия-Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе” акциясе узачак.  Әлеге акция кысаларында “Төзекләндерү биш” җәмгыяте чүп-чар өчен өстәмә контейнерлар куячак һәм каты – көнкүреш калдыклары полигонына бушлай илтү оештырылачак. 
Бүген Казанда уза торган ТР Президенты һәм аның тормыш иптәше Рөстәм һәм Гөлсинә Миннехановлар исеменнән оештырылган республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы Кабул итүгә Андреевка авылыннан 40 ел бергә гомер иткән Валентина һәм Владимир Тарасовлар гаиләсе чакырулы.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә басу-кырларга чыгып алдынгыларны котлаулар дәвам итә.
Дүшәмбе көнне районның “Сөләйманов Ә И “, “Южная” ,”ИРС”, “Колос” һәм “Космос” хуҗалыклары районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамладылар.  Башка хуҗалыкларда да урак азагына якынлашып килә. 
Нурлат инкассация участогы җитәкчесе Фәрит Галимов Россия инкассация берләшмәсенең истәлекле медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләккә ул тармакта озак еллар тырыш хезмәте өчен лаек булды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Дәүсоветының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауларга әзерләнү һәм аны үткәрү кысаларында, 25 августта Нурлатта “Вакытыннан алда тавыш бирү” темасы буенча өйрәтү семинарларының өченче этабын уздырды. 
Кичә, 25 августта, район үзешчәннәреннән  торган агитбригада “Агро-Развитие” хуҗалыгының Салдакай янындагы басуына барып, игенчеләргә иҗади күчтәнәч ясады. Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова кыр хезмәтчәннәренә  район җитәкчелегенең теләкләрен җиткерде, алга таба да хезмәтләрендә уңышлар һәм иминлек теләде. Валентина Голубева, Радик Яруллин, Илшат Гайсин, Олеся Тахтаманова, Наилә  Җиһаншина һәм башка мәдәният хезмәткәрләреннән торган иҗади коллектив кырда эшләүчеләргә иң матур җырлар һәм шигырьләрен бүләк итте. 

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
1 сентябрь – Белем көне алдыннан район кураторы, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина Төрнәс авылында яшәүче күпбалалы Мочаловлар гаиләсен уку һәм спорт кирәк яраклары белән сөендерде. Бу – Марина Александровнаның безнең район балаларына икенче тапкыр ярдәм итүе инде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International