Нурлатта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комииссия утырышы үтте

2014 елның 29 августы, җомга
Бүген, 29 августта, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комииссия утырышында 32 материал, 19 гариза - ходатайство каралды. 
Комиссиягә килгән гаиләләрнең һәркайсында төрле очрак. Кемдер баласы төнге 11дән соң урамда йөргәне, кайберсе балигъ булмаган балаларының урамда аракы эчеп, тәмәке тартып, я булмаса наркотик кулланганы өчен җавап тотты.  Комиссия утырышында Россия Эчке эшләр бүлегенең Нурлат районы бүлегеннән кергән материаллар да каралды, ике балигъ булмаган баланы комиссиягә исәпкә дә куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International