Яшь нурлатлылар республика балалар рәсемнәре конкурсында җиңү яуладылар

2014 елның 31 августы, якшәмбе
 “Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!” конкурсында балалар рәсемнәре номинациясендә яшь нурлатлылар җиңү яулады.
Кичә, 30 августта, Казанда  “Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!”балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗә ясалды. Туган Республикабыз өчен горурлык хисен һәркем үзенчә белдерде. Балалар - рәсемнәр белән, ә олылар - фотографияләр ярдәмендә. Тимерлектән Родион Кашкаров һәм Биляр-Озеродан Эмилия Кайзер бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Яшь нурлатлыларны уңышлары белән ТР Президенты Рөстәм Миннеханов котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International