Равил Кузюров нурлатлыларны Республика көне белән котлый

2014 елның 29 августы, җомга
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм – барлык нурлатлылар һәм күпмилләтле республикабыз халкының берләшү көне. Бүген Татарстан бөтен дөньяга үзенең икътисади, социаль һәм мәдәни үсеше, гражданлык җәмгыятен оештырудагы уңышлары белән танылды. Республикада этникара һәм конфессияара килешү, толерантлыкка аеруча зур игътибар юнәлтелә. Без бүген Татарстанның уңышы нигезендә нурлатлыларның да хезмәтне яратуы, эшлекле һәм иҗади инициативасы, актив яшәү позициясе ятуын зур ышаныч белән әйтә алабыз. Без бу датага лаеклы нәтиҗәләр белән киләбез. Безнең төбәгебез алга таба да Татарстанның бердәмлеген һәм рухи байлыгын арттыруга саллы өлеш кертер, дип ышанып калам. Бүген мин нурлатлыларга туган ягыбыз хакына башкарылган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Иминлек һәм тынычлык, Нурлат районының матур традицияләрен ныгытуда уңышлар телим.
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International