30 августта Республика көнен нурлатлылар спорт-мәдәни программа белән бәйрәм иттеләр

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Шәһәр паркында Республика көненә багышланган бик күп чаралар узды. Нурлатлыларны һәм район кунакларын бәйрәм белән район башлыгы Равил Кузюров котлады. Бәйрәмне район матур күрсәткечләр белән каршы ала - бу Нурлат нефтьчеләренең 50нче миллион тонна нефтьне чыгаруга китүләре, урып-җыю кампаниясенең республикада лидерлар рәтендә булуы - район һәм шәһәребезнең инфраструктурасын яхшырту, - дип Равил Әфрәимович нурлатлыларны республика Президенты исеменнән котлады. Бәйрәмдә нурлатлылар район һәм шәһәр укучылары арасында узган  II Спартакиадада катнаштылар, район башкарма комитетының мәдәни-үсеш бүлеге әзерләгән зур концертын карадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International