Адель Вафин: Ремонт эшләре барлык стандартларга туры килергә тиеш

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Визит барышында Адель Вафин район башлыгы Равил Кузюров озатуында район үзәк поликлиникасында һәм акушерлык бүлегендә баручы капиталь ремонт эшләре белән дә танышты. 1989 елда төзелгән район үзәк поликлиникасы бинасы  2001, 2007 елларда капиталь ремонтланган иде. Ә быелгысы иң колачлысы, биредә 30 миллион сумлык эшләр башкарылачак икән. Шуларның 6 миллионы җиһазлар өчен тотылган.
– Июнь аенда башлаган эшләрнең 60 процентын төгәлләдек инде, - ди “СК Лидер” җәмгыятенең төзелеш буенча инженеры Антон Мальцев. Урам як фасадын ремонтлау азагына якынлаша, түбәдә эшләр тәмамланган, 2,3нче катларда эчке эшләр төгәлләнеп килә. 
Министр һәм район башлыгы эшләрне тизләтергә кирәклегенә басым ясадылар. 
– Эшләр сәламәтлек саклау министрлыгының стандартлары нигезендә башкарылырга тиеш, - диде Адель Вафин төзүчеләргә кайбер киңәшләрен биреп. 
Ә тулаем алганда, министр эшләрдән канәгать булуын хәбәр итте, ары таба да  сыйфат һәм темпны бергә алып барырга киңәш итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International