Нурлат районында яңа ФАПлар ачылды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Бүген, 10 сентябрьдә районда эш визиты белән республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин булып китте.
Район башлыгы Равил Кузюров һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов  озатуында Адель Юнысович Мамык авылындагы капиталь ремонтланган табиблык амбулаториясен карады. Биредә “СК Лидер” җәмгяте төзүчеләре 4 ай эчендә 2 миллион сумлык ремонт эшләре башкарган. 2006 елдан бирле халыкка хезмәт күрсәтүче амбулатория бинасының түбәсе алмаштырылган, фасады җылытылган, керү төркеме ясалган, кулай тирәлек программасы буенча эшләр башкарылган. Бинаның эчке ягында да отделка ясалган.
 Кунаклар Чуваш Мәнҗесе һәм Чияле Алан авылларында   тантаналы шартларда  яңа модульле фельдшерлык – акушерлык пунктларын ачу чарасында катнаштылар. Һәр ике ноктада да  эшләрне график нигезендә “АзнакайНефтемаш” җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Республика программасы нигезендә рекордлы кыска срокларда төзелгән пунктлар  яңа җиһазлар белән җиһазландырылган һәм пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган.
Ачылу тантанасында  чыгыш ясаган район башлыгы Равил Кузюров Республика һәм сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә  рәхмәт сүзләре җиткереп,  районның медицина тармагында башкарылган эшләргә дә тукталды. Ә  халыкка мондый заманча ФАПларга бары профилактик чараларга гына килүләрен теләде. 
Нурлатлыларның шатлыкларын уртаклашкан ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үз чыгышында республикада башкарылган эшләргә тукталды. 
- Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча программа бары безнең республикада гына эшли, - дип билгеләп үтте министр. Бу программа республикада 2016 елга кадәр дәвам итәчәк икән. Республика программасы нигезендә  районда соңгы вакытта гына да барлыгы 5 модульле фельдшер-акушерлык пункты булдырылган, ел дәвамында 12 ФАПта 100әр мең сумлык ремонт эшләре башкарылган.  Үз чыгышында министр яшь кадрларны авыл җирлекләренә тарту программасына ъьм башка мәсьәләләргә тукталды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International