Футбол буенча Кубок иясе билгеле

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Узган атнада футбол буенча район Кубогының финал уены үтте. Анда РИТЭК белән АТП-1 командалары очрашты. Нәтиҗәдә, ритэклылар 3:1 исәбе белән җиңү яулап, Кубокка ия булдылар. Район беренчелегендә дә чемпионлык өчен көрәш әлеге командалар арасында бара. Район чемпионы нәкъ менә РИТЭК-АТП-1 матчыннан соң билгеле булачак. Бу уенда ритэклыларга быелгы сезонда “алтын дубль” ясау өчен тигез исәпкә уйнау да җитә, ә менә автотранспортчыларга бары тик җиңү генә чемпионлык китерә алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International