Табигать могҗизасы: игезәк суганнар

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Нурлаттан Наталья Шубина бакчасында ике гадәти булмаган суган үскән. Ә бу табылдыкка очраклы гына юлыкканнар.
–    Оныгым Машаның бакча фонында фотога төшәсе килде һәм ул ике суганны да йолкып алды, шуннан без аларны үлчәп карарга булдык, һәм аларның һәркайсы 850шәр грамм булып чыкты, – дип уртаклаша гаилә башлыгы Александр. – Әмма иң гаҗәбе шунда: башка барлык суганнар да гадәти зурлыкта бит.
Шубиннарның яшелчәләр үстерүдә ерым серләре юк: яхшы карарга һәм су сибеп торырга гына кирәк, диләр. Орлыкны исә үзләре җитештергәннәрне генә файдаланалар. Бакчада яшелчәләрдән тыш, төрле куаклар да, күп санлы чәчәк-гөлләр дә бар. Бакчачылык – гаиләнең уртак эше, нәни оныклары да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп тора әнә.
Чөгендере дә ел саен яхшы уңышы белән сөендереп тора, әмма быелгы игезәк-туганнар бакчада беренче тапкыр гына пәйдан булган әле. Бу суганнарның ни өчен шулай булып үсүе Шубиннар өчен табышмак булып кала. Ә менә нәни кызчык өчен мондый табыш бакчаны игътибарлы карап, яхшы тәрбияләп торганда, матур уңыш чыгачагына мисал булып торыр, мөгаен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International