Гриппка каршы вакцинацияләү башланды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Районда быел гриппка каршы 15100 кешене вакциналаштыру көтелә. Бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау учреждениеләренә 13000 данәгә якын вакцина кайтарылган инде.
Салкыннар әле үзен сиздермәсә дә, районда гриппка каршы халыкны вакцинацияләү буенча масштаблы эш август азагыннан ук старт алды. 
- Узган сезонда районда грипп очраклары булмады да диярлек, - ди район үзәк хастаханасе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова. – Бу – халыкның вакытында вакцина алуы белән бәйле. Шөкер, узган сезонда бер генә балалар бакчасы да, мәктәпләр дә карантинга ябылмады. Быел да андый куркыныч фаразлар көтелми. Чөнки халыкның бик күп өлеше вакциналаштыру уза, һәм аларның иммун системасы бу авыру белән көрәшә алачак. Ел саен гриппка каршы вакциналаштыру узу – эпедимиягә каршы көрәшнең иң ышанычлысы.
Быел табиблар олыларга һәм балаларга  “Гриппол” һәм “Гриппол плюс” вакциналары тәкъдим итә.
- Иң беренче чиратта вакциналаштыру эшен балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән башладык, - ди Татьяна Геннадьевна. – Бүгенге көндә 350 кеше вакциналаштыру узды инде. Шуларның 150се – балалар. Аннан чират студентларга, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә җитәчәк. Транспорт һәм коммуналь службалар, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен дә 2500 данә вакцина бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, 60 яшьтән олы кешеләр, призывниклар һәм хроник авырулы кешеләр дә читтә калмаячак.
- Агымдагы ел гриппының билгеләре гадәттәгечә: кискен хәл китү, баш авырту, буыннар сызлау, температура күтәрелү.  Әмма әлеге авыруны профилактикалау юлы белән булдырмый калырга да мөмкин. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда һәм грамоталы итеп профилактик чаралар үткәндә, кеше организмы гриппның теләсә нинди төре белән дә көрәшә ала – ди белгеч.
Гриппка каршы прививкалар район үзәк поликлиникасында 217 (олылар) һәм 214нче (балалар) кабинетларда, барлык ФАПларда, табиблык амбулаторияләрендә, шикәрчеләр бистәсе сәламәтлек пунктында ясалачак. Халыкны иммунлаштыру эше ноябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International