Район башлыгы Равиль Кузюров 2334нче сайлау участогында тавыш бирде

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
2334нче сайлау участогында халыкның активлыгын җәмәгате Эльмира Мәкъсумовна белән бергә тавыш бирүгә килгән район башлыгы Равил Кузюров билгеләп үтте:
-    Гаиләм белән элек-электән үк сайлауларга йөрибез, - диде район башлыгы. – Сайлау көне безнең гаилә өчен бәйрәм  ул. Ә нурлатлыларның актив һәм бердәм булып сайлауга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм. Сайлауларны матур күрсәткечләр белән, лаеклы каршы алабыз. Шул рәвешле бергәләшеп  яңа этапка адым басабыз.
 Ә күрсәткечләр күз алдында. Республикадагы һәм райондагы матур башлангычларны, уңай үзгәрешләрне  сайлауга килүче нурлатлылар да билгеләп уздылар.
-    Халык бүгенге хакимият вәзгыятен хуплый, - ди сайлаучы Илшат Габидуллин. – Без дә чын күңелдән киләчәк тормышның матуррак булачагына ышанып гаиләм белән тавыш бирергә килдек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International