ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бу атнада "Чишмәкәй, "Тиенкәй" һәм "Камыр Батыр" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Балалар иминлеге" айлыгы кысаларында 125нче янгын частендә экскурсиядә  булдылар.
Бу көннәрдә Тимерлектә гөмбәне бик ялкаулар гына җыймый торгандыр, мөгаен. Урман авылга терәлеп үк тора, 50 чакрым ераклыкка шәһәрлеләр дә әлләни килеп йөри алмый – табигать  бүләген рәхәтләнеп җый гына! 

Узган атна азагында “Нурлат шикәре” җәмгыяте быелга планлаштырылган реконструкция эшләрен тәмамлап, татлы тамыр эшкәртүне башлап
җибәрде. Эшкәртү башлану белән заводта эшче көчләргә сорау арткан.
Шәһәребезнең 105 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үзәк китапханә “Китап укучы Нурлат” дип аталган акция игълан итте. 

Чулпан авылында яшәүче тугыз балалы Гөлсинә Вәлиева йортында чыккан янгын район халкын нык тетрәндергән иде. Арада тәрбиягә алган һәм инвалид балалар булуын белгәч – бигрәк тә. Хәсрәтне ил белән күтәрү генә Гөлсинәгә рухи көч өстәгәндер, мөгаен.  Район җитәкчелегеннән, ТР Дәүләт Советы депутатыннан, социаль службалардан килгән ярдәм янына халыктан да булышлык шактый күрсәтелде бит гаиләгә. 
Нурлат урманчылыгы Алабуганың “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” эшкәртү заводына түбән товарлыклы агач озатуын дәвам итә. Быелның гыйнвареннан заводка 33 мең кубометр, ә озата башлаганнан, ягъни 2013 елның августыннан бирле җәмгысе 37,5 мең кубометр агач илткәннәр. Майда завод беренче продукциясен дә чыгарды: болар – ламинат, МДФ һәм башка материаллар.


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Атна башыннан шәһәрдә җылылык сезоны старт алды. 15 сентябрьдән “Нурлат җылылык челтәрләре” предприятиесе социаль тармак объектлары белән беррәттән күпкатлы йортларга да җылылык бирә башлады. 

15 сентябрәдән район аучылары куяннарга һәм төлкеләргә ау сезонын ачтылар.  Районның баш аучысы Ренат Мостафин әйтүенчә, әлеге җәнлекләргә ау сезоны 28 февральгә кадәр барачак. 1 октябрәдән исә кондыз, чәшке, тиен, урман сусары һәм хорекка сезон ачылачак.
18 сентябрьдә 11.00дә Мәдәният сараеның кече залында Россия Федераль антимонополь службасы Татарстан идарәсенең Җәмәгать кабул итүе вәкилләренең Нурлат муниципаль районы халкы белән очрашуы узачак. Катнашырга теләүчеләр 2-06-69 телефоны буенча Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International