Гөмбәле көннәр җитте

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бу көннәрдә Тимерлектә гөмбәне бик ялкаулар гына җыймый торгандыр, мөгаен. Урман авылга терәлеп үк тора, 50 чакрым ераклыкка шәһәрлеләр дә әлләни килеп йөри алмый – табигать  бүләген рәхәтләнеп җый гына! 
 Гөмбә сезоны башлану белән Алексей Гурьяновның да урманнан кайтып кергәне юк диярлек. Әнә, вакыт әле төшкә генә якынлашып бара, ә тормыш иптәше Нина Михайловнага инде эш әзер – яңа җыелган эре белянкаларны банкаларга тутырганчы, шактый вакыт үтә. 
- Башта бераз суда тотам. Аннан соң яхшылап, катлы-катлы, хәтта шланг белән су сиптереп юам. Янә бер кат карап, зарарланганнарын аралап чыкканнан соң гына кайнатырга салам,  - дип гөмбә әзерләү серләре белән уртаклаша хуҗабикә. 
Белянкалардан уылдык әзерләргә җыена хуҗабикә. Моның өчен гөмбәләрне 10 минутлап кайнатканнан соң иттарткыч аша чыгара һәм суган, кайчагында уылган кишер дә кушып, тагын 40 минутлап пешереп ала икән. Әлбәттә инде, тозын, дәфнә яфрагы сала, бераз гына лимон кислотасы өсти  һәм капкачлап суыткычта саклый. Гаиләдә  гөмбә уылдыгы – яратып ашала торган ризык.  
Ә менә Алексей Григорьевичка гөмбәсеннән бигрәк, аны җыю ошыйрак төшә бугай. Гомумән, аны чын мәгънәсендә урман кешесе дип атарга була, чөнки җае чыгу белән урманга чыгып китә икән. Җәй урталары җитү белән каен себеркеләре әзерләргә тотына. Әнә, быел гына да 600ләп бәйләм себерке ясарга өлгергән. Хуш исле, тәннәргә сихәт бирә торган себерке ясауның барлык серләрен дә белә Алексей Григорьевич, шуңа да, мөгаен, себеркеләрен сорап хәтта Самарадан кадәр киләләр икән. Җыйнак кына, имән белән каен ботакларын катыштырып ясалган себеркеләрен бүген дә сорап аптыраталар икән әле. Урманда еш булгач, үзе генә белә торган гөмбәле урыннары да җитәрлек. Әнә, шул араларда гөреҗдәләр күпләп чыккан. Тимерлектә нәкъ менә аларны “чын гөмбәләр” дип атыйлар да. Аеруча йөнтәс  гөреҗдәләр кыйммәтле санала, алары бик күп булмаса да, көн саен икешәр чиләк тә җыеп кайткалаганы бар икән. Стажы шактый зур булса да, гөмбәләрнең бары тик яхшы белгәннәрен  генә җыя икән гөмбәче. Гөмбәнең еш кына күңелсез очракларга китерүе дә бар бит.  Ә төп сәбәпләренең берсе – таныш булмаган гөмбәләрне җыю, диләр гөмбәчеләр.  
Алексей Григорьевичның табигатькә  бәйле тагы бери шөгыле бар әле. Гомере буена мәктәптә хезмәт  укытучысы булып эшләп,  балаларны агач эшенә өйрәткән ул. Алексей Гурьянов һәм аның укучылары әзерләгән агач эшләнмәләр бөтен районга билгеле иде ул чагында. Хәзер үзе пенсиягә чыккач та бу шөгыленнән аерылмый. Әнә, агачтан сырлап нинди матур сәгать ясап куйган, тагы берсен кызларына бүләк иткән. Авылдашлары да агач эшләнмәләр ясавын сорап, остага мөрәҗәгать итәләр икән. Ә иң сөенгәне – мәктәптә эшен дәвам иттерүчеләр бар, оста ясаган эшләнмәләр ел саен тулыланып тора. 
Гурьяновларның уллары Сергей да урманда эшли, эштән соң ул да еш кына гөмбәләрнең төрлесен җыеп кайта. Хәзер урман гөреҗдәләргә бай, аннан  урман опяталары китәчәк. Ә Гурьяновлар аларның һәркайсын әзерләп калырга тырыша - көзнең мондый гөмбәле чоры бер генә була бит. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International