Нурлатта ягу сезоны башланды

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Атна башыннан шәһәрдә җылылык сезоны старт алды. 15 сентябрьдән “Нурлат җылылык челтәрләре” предприятиесе социаль тармак объектлары белән беррәттән күпкатлы йортларга да җылылык бирә башлады. 
- Барлык объектларга да җылылык бирү бер көн эчендә башкырыла торган эш түгел, - ди предприятие җитәкчесе Рамил Шарапов. – Шуңа бу эшләр атна дәвамында алып барылачак. Шәһәрдәге барлык 4 котельня да эшли. Бу уңайдан проблема булмаячак. 
Җылылык бирүгә кагылышлы сораулары булган нурлатлылар 2–33–75 телефоны буенча җылылык челтәрләре диспетчерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат ала алар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International