ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюровка рәхмәт сүзләре

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Район башлыгы исеменә хөкүмәт телеграммасы килде.
“Хөрмәтле Равил Әфраимович! 2014 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче  чакырылыш депутатлар сайлауда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе һәм аның Татарстан төбәк бүлеге ышанычлы җиңү яулады.
Сезгә, муниципаль районыгызның барлык сайлаучыларына партиябезне яклаган, югары гражданлык позициясен һәм сәяси зирәклек күрсәткән өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен без Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына булган ышаныч дип, Президентның һәм Парламентның республикабыз муниципалитетлары үсешенә ирешүгә тоткан курсын хуплау дип кабул итәбез.
Сезгә, муниципаль районыгызның барлык сайлаучыларына партиябезне яклаган, югары гражданлык позициясен һәм сәяси зирәклек күрсәткән өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен без Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына булган ышаныч дип, Президентның һәм Парламентның республикабыз үсеше хакына тоткан курсын хуплау дип кабул итәбез. Алда республика муниципалитетлары үсешендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча зур эшләр тора. Сезгә үзегезнең территориядә һәм тулаем республикада социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә алга таба да уңышлар телим.
Ихтирам белән Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” БСПсенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International