Нурлатлыларны укырга яратучы шәһәрлеләрнең китап киштәсен булдырырга чакыралар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Шәһәребезнең 105 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үзәк китапханә “Китап укучы Нурлат” дип аталган акция игълан итте. 
Китапханәчеләр әйтүенчә, безнең һәркайсыбызның өендә үз китап киштәсе бар. Анда вакытлар үтү белән кат-кат укыла торган басмалар да шактый. Алар безнең тормышыбызга йогынты ясаган, ниндидер мөһим нәрсәләргә өйрәткән. Өй китапханәсендә  балачак китаплары да бардыр, алар белән үскәч тә аерылышасы килми бит. 
Акция нурлатлыларның әдәби өстенлекләренн ачыклауга юнәлдерелгән. Ул ике :”Минем яраткан китабым” һәм “Минем тормышыма йогынты ясаган китап” номинацияләре буенча уза. Акция 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның шартлары белән үзәк китапханәнең рәсми сайтында яки китапханәнең үзенә килеп тә танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International