Алла Головенькина Нурлатны бөтен Россиягә таныта

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген "Россия 1" федераль каналының ГТРК "Татарстан" төшерү төркеме шәһәрнең 1нче мәктәбенә килде. Төшерү төркеменең 1нче мәктәпкә килүе әлеге мәктәпнең биология  укытучысы, Татарстанның "Ел укытучысы" Алла Головенькинаның Бөтенроссия конкурсының финалына узуы белән бәйле. Алла Николаевна әлеге конкурсның финалына чыгучы беренче Татарстан укытучысы булып тарихка кереп калачак. Ә төшерү төркеме финалист укытучының  коллегалары, укучылары белән аралашкан, мәктәпнең көндәлек тормышыннан видеосюжет әзерләгән. Аны бу кәннәрдә "Россия 1" һәм ГТРК "Татарстан" каналларында күрсәтергә тиешләр икән. А мәктәп коллективы бу көннәрдә Алла Николаевнаның җиңәсенә ышанып, аның өчен җан атып яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International