ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Киекле авылында Корбан гаетенә авылның борынгы зиратына тимер капка ясап куйганнар. Әлеге изге эшләр хаҗи Нәбиулла Абдуллин һәм Рөстәм Мостафин җитәкчелегендә югары оч мәчетенең матди ярдәме белән башкарылган. Авыл яшьләре Әлфис Насретдинов, Илнур Шарапов та изге эштә булышканнар.

6 октябрьдә Казанда районның 45 педагогын Укытучылар көне белән котлаячаклар. “Баскет-холл” спорт комплексында узачак республика чарасына районның уңышларга ирешкән мәктәп директорлары, укытучылары, тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары чакырулы. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннехановның да катнашуы көтелә.

Биккол авылында яшәүче  65 яшьлек Ильяс Мөгайнетдинов  Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган машина йөртү осталыгы буенча IV республика конкурсында катнашып дипломга ия булып кайтты. Бәйгедә өлкән машина йөртүчеләр җиңел автомобильдә гамәли күнекмәләр белән беррәттән, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча да ярышканнар. 
Быел да “Гармония” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында “Наполни социальный погребок” хәйрия акциясе оештырды. 
Җирле фермерларыбыз продукциясен хәзер Нурлатта яшәүчеләр дә сатып ала ала. 

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
1 октябрьдән районда ЮХИДИ линиясе буенча “Җәяүле юлы” дип аталган профилактик чара башланды. 

Республиканың “Ел укытучысы”, шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы бөтенроссия ярышларының II турына узды. 

Юрий Пименов җитәкләгән яшь армиячеләре узган җомгада “Яшь армиячеләр, алга!” дип аталган хәрби-спорт уеннарының зона этабында катнаштылар. Көн дәвамында үсмерләр Ватан тарихы буенча белемнәрен тикшергәннәр,  хәрби әзерлек буенча осталыкларын күрсәткәннәр һәм ГТО тапшырганнар.  Уен азагында хәрбиләштерелгән эстафета узган. Нәтиҗәдә, безнең команда уеннарда III урын алып финалга узган. 
Районның шашка-шахмат сөючеләре Өлкәннәр көненә багышланган традицион турнирын уздырдылар.
Бүген, 1 октябрьдә, шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм программасы мул табыннар һәм күргәзмәләр караудан башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International