Республика хәрби комиссары Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның көзге чакырылышында кайбер үзгәрешләр дә бар. Федераль законга кергән үзгәрешләр нигезендә чыгарылышлар бер ел армия яки 2 ел контракт нигезендәге хезмәтне сайлый ала. 27 яшькә кадәр нигезле сәбәпләр аркасында армия хезмәтен (сроклы яки контракт) узмаган затлар дәүләти һәм муниципаль органнарда эшли алмыйлар.
Көзге чакырылышта да барлык егетләр призывник сумкасы, шәхси гигиена предметлары һәм банк картасы, мобиль телефон белән тәэмин ителәчәк. Түләүсез бирелгән телефоннар белән солдатларга аена 30 минут сөйләшү һәм 10 смс җибәрү каралган. Сроклы хезмәтнең срогында үзгәреш юк, 12 ай узасы.
Чакырылыш комиссиясендә контракт мәсьәләсе дә күтәрелде. Бүгенге көндә Нурлат районнан бары 9 егет контракт нигезендә хезмәт итә, бу эшне җанландыру вариантлары каралды. Быел шефлыкка алынган часть– Владикавказ дизель су асты көймәсенә дә нурлатлыларны җибәрү планлаштырыла. Хәрби комиссариатта әйтүләренчә, әлегә бу частька төгәл разнарядка булмаса да, 1 егет теләк белдергән инде.