Район башлыгы Равил Кузюров шикәр чөгендере басуларын һәм шикәр заводын карады

2014 елның 3 октябре, җомга
Бүген, 3 октябрь көнне, район башлыгы Равил Кузюров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин “Сөләйманов Ә.И” КФХсының шикәр чөгендере басуларында булып, эшләрнең барышы белән таныштылар. Хуҗалыкта шикәр чөгендере быел 3010 гектарда игелә, бүгенге көнгә 1600 гектарда татлы тамыр казылган, уртача уңыш бер гектарга 280 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта эш ике сменада тәүлек әйләнәсе оештырылган, комплекслы төстә заманча техника белән алып барыла.  
Равил Кузюров шулай ук “Нурлат шикәре” ЯАҖнең шикәр заводында да булды. Биредә шикәр заводы директоры Игорь Сагайдак озатуында җитештерүнең мөһим этаплары белән танышты, коллективны борчыган мәсьәләләргә игътибар бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International