ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Һава торышы якын көннәрдә үзгәрмәячәк. Кояшлы, суык һәм карсыз көннәр тагын бер атна буена барачак. Көндез -6, -7, төнлә -12 градуска кадәр суык булачак. Кар киләчәк атнаның башында көтелә
Нурлат районында төрле группа инвалидлар өчен кулайлылык паспорты булган 99 социаль, административ, мәдәни һәм башка объектлар бар. 
Мәгариф бүлегенең район медодик берләшмәсе эшчәнлеге кысаларында “Светлячок” балалар бакчасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен федераль дәүләт стандартлары нигезендә үстерү буенча ачык дәресләр үткәрелде. 
Бу атнадагы традицион эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Равил Кузюров “Дуслык” район газетасына язылу мәсьәләсен күтәрде. 
Бүген, 25 ноябрьдә, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә  вакансияләр ярминкәсе үтте. 

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Шәһәрнең үзәк мәйданындагы ут-диодлы реклама экранында “ Коррупция өчен безнең һәммәбез түли” дигән социаль ролик бара. Анда коррупция фактларына юлыкканда мөрәҗәгать итү өчен кайнар телефон номерлары да күрсәтелгән.
Кичә, 24 ноябрь көнне, чулпанлылар Әниләр көненә зур мәдәни программа әзерләгән иделәр. Җирле үзешчәннәрдән тыш, күрше Самара өлкәсе, җырлы Кәлимулиннар гаиләсе һәм башка кунакларның чыгышы чулпанлыларның күңелендә бик озак сакланачак әле. Бәйрәм көнне күпбалалы, юбиляр әниләр дә сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Якушкино мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап Нурлат районының чуваш фольклор ансамбльләре концертын оештырганнар. Аксумла, Ерепкино, Якушкино, Салдакай авылларыннан җыелган чуваш коллективлары тамашачыларга җырлар гына түгел, ә милли йолалар да тәкъдим итте. 
 24 ноябрьдә Биккол мәдәният йортында  якташыбыз, журналист, публицист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе Илдус Диндаровның беренче унлыкка кергән  “Үз ягымда” дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы да үтте. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина  күренекле якташыбызны район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап, бүләк тә тапшырды. 
Атна башыннан район авылларында Әниләр көненә багышланган ункөнлек старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International