Равил Кузюров: “Район газетасы һәр Нурлат гаиләсендә булырга тиеш"

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Бу атнадагы традицион эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Равил Кузюров “Дуслык” район газетасына язылу мәсьәләсен күтәрде. Равил Әфраимович: “Безнең “Дуслык” – район һәм шәһәр тормышын яктыртучы бик яхшы газета. Ул һәр Нурлат гаиләсенә килергә тиеш”, - дип билгеләп үтте. Башлык  җитәкчеләрне үз коллективларында район һәм республика  басмаларына әбунәне тизләтергә чакырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International