ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Нурлат коррекцияләүче мәктәп-интернатта 24-29 ноябрь башлангыч сыйныфлар атналыгы узды, аның кысаларында интернатта күптөрле  чаралар, ачык дәресләр, рәсемнәр күргәзмәләре һәм спорт уеннары оештырылды. Атна ахырында иң яхшы укучылар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бу көннәрдә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган чаралар үтә.

Якшәмбе, 30 ноябрь көнне, Халыкара инвалидлар көне алдыннан Балалар сәнгать мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бәйрәм концерты булачак.
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылар аларга иң яхшы иҗади номерларын бүләк итәчәк. Концерт иртәнге 10да башлана.
28ннән 30 ноябрьне кертеп района башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина җитәкчелегендә бер төркем дәүләт структуралары һәм хокук саклау органнары хезмәкәрләре Чирмешәндә квалификацияне  күтәрү курсларында катнашачаклар. Программага экстремистик дини оешмаларга каршы тору мәсьәләләре буенча лекцияләр циклы һәм гамәли занятиеләр кертелгән.




Бу көннәрдә район башлыгы Равил Кузюров эшче визит белән Владивосток шәһәрендә, Тын океан флотының су асты көймәләренең 3430619 хәрби частенда.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бутаиха авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Евгений Сарайнов туган төбәген төзекләндерүдә әледән-әле ярдәм итеп тора. Күптән түгел ул авыл чишмәсен төзекләндерүгә иганәчелек ярдәмен күрсәткән. Чишмә тирәсен төзекләндерү эшләрен авылдашлар Александр Кириллов, Валерий Сычев һәм Владимир Будин башкарган.
Бу шимбәдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне уңаеннан шәһәрнең 8нче урта мәктәбене “Самостоятельные дети” проектында катнашучы “Экстрим” отряды “Сәламәт әни-сәламәт бала” республикасы акциясенә кушылды. Укучылар акцияне тимер юлчылар бистәсендә үткәрде. Бу көнне әниләргә буклетлар һәм сары төстәге ленталар таратылды. Аннан чара укучылар өчен кафеда дәвам итте. Акциядә барлыгы 28 укучы катнашты.
“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” район конкурсына йомгак ясалды. 
Мамык авылы җирлеге депутатлары Халыкара инвалидлар көне алдыннан “Депутлар – инвалидларга” дигән акция үткәрде. Җирлекнең 9 депутаты  үз авылларында яшәүче инвалидларга бүләк итеп район газетасын яздырганнар. Бүген җирлектә барлыгы 70тән артык инвалид яши, шул исәптән балалар да бар.
25 декабрьгә кадәр балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе әгъзалары 41 имин булмаган гаиләне үтәргә карар кылганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International